АДӘМНӘР
продолжительность спектакля 1 час 10 минут
«Адәмнәр» әсәре 1921-1922 елларда Идел-Уралда булган котычкыч ачлыкны тасвирлый. Әлеге әсәрдә Ачлык - төшенчә түгел, яман персонаж. Бер гаилә үрнәгендә Галимҗан Ибраһимов ачлыкка дучар кешенең кешелеклелектән чыгуы, адәми зат булудан туктавын, рухи үлүен - бик нечкә итеп, адымлап сурәтләп бирә.
⠀
«Адәмнәр» повесте курчак театрында аеруча яңгыраш таба. Кешелеклелектән чыккан адәм - җансыз курчак кебек. Курчакка җан өрү өчен аның артында һәрчак тере кеше кирәк.
Дата премьеры 6.10.2025
Большая сцена